15 июнь көнне опека һәм попечительлек секторы тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Гаилә ярдәме үзәге белән берлектә тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.
Бу күңелле һәм бер үк вакытта дәртле татар халык көйләре астында оештырылган спорт чарасы балаларны балалар йорты мәйданчыгында җыйды. Бәйрәмне алып баручылар милли бәйрәм атмосферасын булдырырга тырыштылар – традицион конкурслар белән кызыклы сценарий әзерләгән иделәр. "Капчык киеп йөгерү», "аркан тарту» һәм башка уеннар бик күңелле үтте.
Бүләксез бәйрәм булмый инде! Бәйрәм тәмамланганнан соң һәр катнашучы грамота һәм бүләк алды. Бәйрәмнән алган тәэсирләр балалар күңелендә озак сакланыр, дип ышанабыз.