2021 елның 15 июнендә 22 сәгать 08 минутта янгын сүндерү бүлегенә Тимәш авылы, Утыз-Имән урамы, 71 нче йорт адресы буенча мунча януы турында хәбәр килде.
Янгын нәтиҗәсендә мунча тулысынча, өлешчә сарайның түбәсе янды. Сәбәбе-электр үткәргечне монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Хөрмәтле гражданнар, торагыгызда электр үткәргечләрнең торышына игътибар итегез!
Янгыннарны булдырмас өчен, электр җиһазны кулланган вакытта түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
- төзек булмаган электр җиһазларын эксплуатацияләү тыела;
- изоляциясе зарарланган яки үз саклагыч үзлекләрен югалткан чыбыклар һәм кабельләр кулланырга ярамый;
- җылыту, киптерү һәм ризык әзерләү өчен заводтан тыш җитештергән (электр мичләре, электр лампалары) кулланмагыз;
- изоляцияләнмәгән электр чыбыкларын, кабельләрне һәм файдаланылмый торган электр челтәрләрен кабызып калдырмагыз;
- зарарланган электр әйберләреннән файдаланмагыз;
- электр чыбыкларын һәм кабельләрне бәйләргә һәм борырга ярамый;
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!