"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары Россия көненә багышланган берничә чара уздырдылар

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары истәлекле датага багышланган берничә чара уздырганнар.

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге педагог – психологы Ирина Седова Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында беренче курс студентлары арасында Россия көненә багышланган чара үткәрде.

Үз чыгышында Ирина Михайловна Россия тарихы турында сөйләде, аның авыр һәм героик үсеш юлын, әти-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерде. 

Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар.

Аннары «Логос» үзәге базасында «Россия – туган почмак» дигән рәсем конкурсы узды, анда балалар Россиягә карата үзләренең мәхәббәтләрен белдерделәр. Соңрак шәһәр урамнарында, Үзәк мәйданда «Кече Ватанымнан Россия башлана» акциясе узды, анда балалар Россия көненә багышланган флаерлар, буклетлар һәм тасмалар тараттылар. «Контакт», «Instagram», «Телеграм», «Тик-ток», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә истәлекле датага багышланган котлаулар, шигырьләр урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International