Лениногорскида Кузбассның 300 еллыгы хөрмәтенә урам ачылды

2021 елның 12 июне, шимбә

Бүген яңа микрорайоннарның берсендә безнең шәһәр һәм Кемерово өлкәсе арасындагы тыгыз элемтә, күпьеллык дуслык хөрмәтенә таш салынды. Татарстанлылар сугыш елларында, совет чорында Кузбассны үстерүгә һәм торгызуга зур өлеш кертте.

Күп кенә ватандашларыбызның балалары Кемерово өлкәсендә яшәүләрен  дәвам итәләр. Лениногорск Кузбасстан килгән кунакларны җылы каршы алды, символик ташны тантаналы рәвештә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Кузбасс Парламенты Рәисе урынбасары Юрий Скворцов, Кузбасс мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Татьяна Акимова, ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры - Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, компаниянең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Азат Ягафаров катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International