Лениногорск МР Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның Россия көне һәм Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2021 елның 12 июне, шимбә

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле якташлар!

Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәме - Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Быел Россия көнендә без тагын бер милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үтәбез. Ул язгы кыр эшләре тәмамаланганнан соң үткәрелә, безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә торган бәйрәм.

Сабан бәйрәмен халык ярата, югары нәтиҗәләргә ирешкән, туган ягыбыз үсешенә зур өлеш керткән авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең  хезмәтен хөрмәтли.

Бары тик бергә, нәтиҗәле хезмәт, эшкә җаваплы карап, бердәм булып,  катлаулы мәсьәләләрне хәл итү һәм билгеләнгән максатларга юллар табу җиңелрәк.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Россия көне һәм милли бәйрәмебез Сабантуй безгә якты, онытылмаслык хисләр бүләк итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, Сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International