Лениногорскида флешмоб узды

2021 елның 11 июне, җомга

11 июнь көнне Россия көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "МыРоссия" хештэгы белән флешмоб оештырдылар.

Чараның максаты-шәһәр халкын Россия триколоры тарихы белән таныштыру, патриотизм һәм Ватанга карата хөрмәт тәрбияләү. Акциядә катнашучылар рус халкының чиксез җанын гәүдәләндерүче төрле төстәге күбәләкләр белән Россия әләмен җыйдылар. Чара барышында өлкәннәр һәм балалар бик теләп сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, илебезнең төп дәүләт символлары турында булган белемнәре белән дә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International