2021 елда VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларының вәкаләтләре вакыты чыга. Соңгы 5 елда депутатлар тарафыннан законнар өлкәсендә зур эш башкарылды.
10 июньдә мэриянең утырышлар залында Равил Хөснуллин лениногорскилылар алдында депутат сыйфатында 5 ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Равил Хөснуллин Лениногорск районында еш була, эш сәфәрендә, төрле акцияләр һәм бәйрәмнәргә кунак сыйфатында килә, район тормышы, шәһәр халкын борчый торган проблемалар турында яхшы белә.
Аннары Равил Хөснуллин Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Ширияздановага һәм Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Очрашу ахырында Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимкаков партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.