10 июньдә Яшьләр үзәге волонтерлары Халыкара донор көненә багышланган кан тапшыру чарасында катнаштылар.
Чара Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе территориясендә югары нәтиҗәле һәм куркынычсыз кан компонентларының кимеми торган стратегик запасын саклап калуга һәм дәвалау оешмаларын киләчәктә өзлексез тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Канны беренче тапшырган волонтерлар сувенирлар һәм «Медик волонтерлар" хәрәкәтеннән донация турында сертификатлар алдылар.
Кан һәм плазманы сез Әлмәт шәһәре буенча «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге»ндә түбәндәге адрес буенча тапшыра аласыз: Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 157.