Лениногорскида район Иҗтимагый советы утырышы узды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

Утырышта шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашучыларны иҗтимагый советның яңартылган составы белән таныштырды. Аннары балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шәһәр читендәге лагерьларда ял итү турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Низамова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу җәйдә шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында дүрт меңгә якын бала ял итәчәк. Ял шартлары, планлаштырылган чаралар турында сөйләде.

Мәгариф идарәсе методисты Елизавета Даниелян мәктәп яны лагерьлары эше турында сөйләде. 3 июньнән шәһәр һәм  район мәктәпләре базасында 30 мәктәп яны лагере эшли башлады. Алар белән бер үк вакытта 28 мәктәп базасында хезмәт һәм ял отрядлары эшли.

Соңгы вакытта территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең җәйге ишегалды лагерьларында балаларның көндезге яллары ата-аналар өчен иң кулай булып тора. Нәкъ менә биредә, ишегалды лагерендә, балалар буш вакытларын файдалы уздыралар. Бу хакта 12 нче ТОС  рәисе урынбасары Ирина Трищанкова сөйләде. Әлеге ТИҮ шәһәрнең шәхси секторында урнашкан, 28 июньнән җәйге лагерь эшләячәк, анда 20 бала ял итәчәк: шуларның унысы - аз тәэмин ителгән, 8е - күп балалы гаиләләрдән.

Муниципаль район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Газизова мәгариф объектларының, мәктәп яны һәм балалар лагерьларының террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын оештыру турында сөйләде.

Шәһәрнең күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары ел саен балаларның җәйге ялын әзерләү һәм оештыру буенча хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Иҗтимагый совет рәисе Евгений Благодаров аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International