Лениногорск районында яшәүчеләрне мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне бәйсез бәяләүдә катнашырга чакыралар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

Лениногорск муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасы кысаларында 2020 ел эчендә зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру (анкета алу) үткәрелде, аның максаты-гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халык фикерен ачыклау.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта басыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Лениногорск муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар түбәндәге сылтама буенча үз фикерләрен белдереп, сораштыру уза алалар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/anketi-o-kachestve-uslug-munitsipalnih-uchrezhdeni.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International