«Россельхозүзәк»нең Татарстан Республикасы филиалы: борщевикка каршы ничек көрәшергә

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстанда балтырган үләннәре белән капланган мәйданнарның арту тенденциясе күзәтелә. 2020 елда Татарстанда балтырган белән чүпләнү мәйданы республиканың 29 муниципаль районында 1,2 мең гектар тәшкил итте. 2018 ел белән чагыштырганда, чүп баскан мәйдан ике тапкырга арткан. 

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, тиешле карталар төзеп, ел саен Сосновский борщевикы белән фитосанитар мониторинг уздыралар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, балтырган каплаган мәйданнарның артуы күзәтелә. Әйтик, 2012 елда балтырган109 гектарны баскан булса, 2018 елда 600 гектарга якын территорияне басып алган.

Бүгенге көндә ул Биектау, Балтач, Арча, Түбән Кама, Питрәч муниципаль районнарында һәм Казанда күп территорияне басып алган. Чүп үләннәрен юк итү буенча эшкәртү 181 га мәйданда механик ысул белән башкарылды.

Әлеге үлән тәннең ачык участокларына тиеп, озакка сузылмаган кояш нурланышы белән ярашып, көчле тән пешүләр барлыкка килүгә китерә. 

Хәзерге шартларда балтырганнан килгән зыянны киметү өчен саклагыч чаралар: агротехник, механик һәм химик чаралар комплексы аеруча зур әһәмияткә ия.

Торак пунктлар территорияләрендә даими чабу, артык зур үсмәгәннәрен казып алу нәтиҗәле булып тора - моны даими рәвештә эшләргә кирәк. 

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә сөрү, балтырган чүпләнгән территорияләрне дисклау, алга таба алмаштыручы культураны (кыяклы, кузаклы үләннәр) чәчү таләп ителә.

Гербицидлар куллану буенча чикләүләр булган су саклау зоналары һәм сулыклар территорияләрендә балтырганны чабу яки казып алу юлы белән генә юк итү мөмкин. шкәртү тирәнлеге кимендә 10 см булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International