Лениногорскида чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 4 июне, җомга

28 май көнне Хәрби дан паркында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары буларак, Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы-Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры, Вәлиев Энес Кавый улы - "ТР чаңгыдан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР Федерациясе" региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе"
Мишин Илья Иванович - "Татарстан - Яңа Гасыр" - "Татарстан-Яңа Гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Лениногорск территориаль бүлеге рәисе, Кондратьев Анатолий Арсентьевич-Лениногорск сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы каршындагы сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү хәйрия фонды рәисе һәм башкалар катнашты. 
Кунаклар алдында «Браво» нәфис сүз студиясе, «Сарвиназ» вокаль ансамбле, «Забава» бию коллективы, 14 нче балалар бакчасындә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Бу истәлекле көнне Чик сакчыларыбезнең арадан киткән дусларының каберләрендә булдылар һәм истәлекле табличкалар урнаштырдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булган, тыныч вакытта вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чик буенда хезмәт иткән пенсионерлар һәм инвалидларга азык-төлек җыелмаларын тапшыру оештырылды.
Бу бәйрәм көнендә чик сакчылары яраткан җырларын җырладылар, дуслары белән күрештеләр һәм хезмәт еллары турында искә төшерделәр.

Алга таба 28 май көнне Горький исемендәге паркта чик сакчылары көненә багышланган Ебокс буенча турнир узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International