Тыл хезмәтчәне Мария Гарифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Бүген безнең шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифуллина Мария Григорьевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул күп балалы гаиләдә туа. Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. Сугыштан соң Казанда эшләгән. Кияүгә чыга һәм ире белән Бөгелмә шәһәренә күчеп киләләр. Анда РСУда эшләгән, лаеклы ялга киткән. Ире белән ике бала, өч онык һәм ике оныкчык тәрбияләп үстергәннәр.

Юбилярны 4 нче ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International