Лениногорскида яшәүче 34 яшьлек ир-ат социаль челтәрдә үз автомобиленә двигатель эзләүләре турында белдерү урнаштырган. Тиздән бу белдерүгә яшь кеше җавап бирә, 8 мең сумлык двигатель сатып алырга тәкъдим итә.
Лениногорск кешесе сатучы счетына соралган сумманы күчергщн, шуннан соң "сатучы" илтеп бирү сервисыннан белешмәләр белән скрин җибәргән. Бераздан «авторазборщик» белән элемтә өзелә, шалтыратуга җавап бирми башлый. Ир полициягә мөрәҗәгать итә.
«Интернет» челтәрендә каракларның тагын бер корбаны - 40 яшьлек ханым. Ул онлайн-кибеттә кием-салым сатып алырга теләп, тулы бәясен түләгән, әмма товар килмәгән. Зыян 7 мең сумга якын тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Җинаять эшләре кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.