Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шәһәр һәм авыл китапханәләренең эше турында сөйләделәр.
ТР Язучылар берлеге, премия лауреаты.Ш.Бикчурин, С. Сөләйманова, «Чишмә» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуров телекүпердә катнашучыларны сәламләде һәм Габдулла Тукайга багышланган шигырен укыды. Китапханәчеләр шулай ук Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.