Лениногорскида тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Яков Павлович Добрынинга 90 яшь тулды.

Яков Добрынин Оренбург өлкәсендә туган. 1948 елда ул Бугуруслан нефть техникумына укырга керә. Лениногорскида яши башлагач, ​«Лениногорскнефть» идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехына контроль-үлчәү приборлары слесаре булып урнаша һәм цех начальнигына кадәр үсә. Аннары 7 ел дәвамында Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына хезмәт күрсәтүче тау-техник инспекцияне җитәкли.​ Аның тормышында партия эше дә була - ике ел рәттән аны «Лениногорскнефть»идарәсенең партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Яков Павлович Татарстанның беренче нефть-газ чыгару идарәсендә эшләү елларын катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызыклы дип саный.

Бүгенге көндә ветеран яраткан хатыны белән яши. Бу көнне юбилярга сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

Аны «Лениногорскнефть» идарәсе вәкилләре, «Исток-Башлангыч»халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре котлады.

4 нче ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева юбилярга Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләк һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International