Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә ОБЖ курсы буенча Бөтенроссия ачык дәресе узды

2020 елның 4 сентябре, җомга

3 сентябрьдә Лениногорск районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча Бөтенроссия ачык дәресе узды.


Бөтенроссия ачык дәресендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8560 укучысы һәм Лениногорск муниципаль районының 970 урта һөнәри белем студенты катнашты.

Ачык дәресне үткәрүдә катнашуга Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге белгечләре - 1 кеше, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 7 нче ПСО - 3 кеше җәлеп ителде.

Дәрес укучыларның мәктәп, микрорайон шартларында дәвамлы каникуллардан соң, өйдә, урамда һәм табигатьтә булган экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен хәвефсез тотышын торгызу һәм үстерү, укучыларда яшәү тирәлегенең куркыныч һәм зарарлы факторларын танып белү һәм бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, алардан саклану ысулларын табу максатында үткәрелде.

Мәгариф оешмаларында сыйныф сәгатьләре, укучыларда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру буенча өйрәтүче әңгәмәләр, бинадан эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде.  

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы 7 нче номерлы ЗПСО коткаручылары тарафыннан төрле гадәттән тыш хәлләр шартларында, шул исәптән кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, укучыларны җәйге каникуллардан соң яраклаштыруга әзерлек максатыннан, 9 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. Эзләнү-коткару эшләрен башкарганда кулланыла торган җиһазлар һәм җайланмалар демонстрацияләнде.

2020 елның 04 сентябрендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы 7нче ПСО коткаручылары белән "3 нче  гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Дәрес кысаларындагы чаралар оешкан төстә, кызыклы үтте. Укучылар тормыш иминлеге өлкәсендә күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International