Педагог - “Логос” үзәге психологы - Диләрә Раәис кызы Мортазина “Лениногорск политехник көллияте” ДАҺБУ студентлары белән “Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел” темасына викторина үткәрде. Әлеге чараның максаты булып:
яшьләрдә гражданлык позициясен тәрбияләү, патриотизм хисләрен үстерү;
- үз халкының, үз иленең бөек батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләргә;
«Бөек Ватан сугышы» тарихын өйрәнү юлы белән яшүсмерләрнең интеллектуаль сәләтләрен үстерергә.
Безнең халыкның батырлыгы турында балалар кызыксынып тыңладылар һәм күпләр бирелгән сорауларга җавап бирде. Диләрә Рәис кызы, “Бөек Ватан сугышы” турындагы белемнәрен тирәнәйтте. Аның чыгышында ул «Трагик башлангыч», «Шәһәр - геройлар», «Бөек сугыш», «Бөек кешеләр», «Бөек хәтер» темаларына кагылды. "Җиңү көне"
Нәтиҗә ясап, ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында үз халкының батырлыгы турында һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Аннары яшьләр «Икенче бөтендөнья сугышы» тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан « Хәрби Дан Аллеясы»на хештеглар белән фотога төштеләр.