Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты «Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты» дигән иҗтимагый фикерне электрон рәвештә сораштыру үткәрә. Сораштыру Комитетның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру: Татарстан Республикасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Сораштыруга кушылырга һәм аны 6 сентябрьгә кадәр узарга сорыйбыз: https://monitoring.tatarstan.ru/kachestvo-predostavlyaemih-uslug-v-respublike-4787409.htm.