Лениногорскида яшәүчеләр баскетбол боҗрасында челтәр булмауга зарланган

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Лениногорлылар "Типичный Лениногорск" ВКонтакте төркемендә баскетбол боҗрасында челтәр булмауга зарланган.

«Күптән түгел Лениногорскида яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ә менә безнең ишек алдында Кутузов урамы, 23Д балалар баскетбол уйный алмыйлар!  Баскетбол боҗрасында челтәр юк. Администрация бу проблемага игътибар итегез!  ", - дип язган пост авторы.

Лениногорск шәһәре башкарма комитеты социаль челтәрләрдә лениногорлыларның шикаятенә игътибар итте. Соңыннан "Новострой" идарәче компаниясе көче белән 28 августта баскетбол боҗрасында челтәр алыштырылды.

Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-06-12 (кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International