«Озын гомерлелек» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен барлык шартлар да тудырылган

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

«Озын гомерлелек» социаль ярдәм үзәгендә 18 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен үз эченә медицина процедураларын, дәвалау һәм җайлашу физкультурасын алган социаль-савыктыру тернәкләндерүе узу өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук килүчеләр сенсор бүлмәсе шартларында үзләренең психоэмоциональ халәтен яхшыртырга һәм торгызырга мөмкин, анда психолог тарафыннан төрле релаксацион тренинглар, хуш исле матдәләр һәм күнегүләр уздырыла.

Социаль-хезмәт тернәкләндерү максатыннан гражданнар хезмәт терапиясе дәресләрендә актив катнашалар, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр, мастер-классларда катнашалар. Эш нәтиҗәсе буларак, кул эшләре буенча күргәзмәләр оештырыла.

Өченче буын университеты һәм «Интернет – озын гомерлелек» программасы кысаларында «Озын гомерлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләр компьютер грамоталылыгына, аерым алганда, интернет ресурсларыннан, электрон почтадан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану буенча укулар үтә алалар.

Социаль-мәдәни һәм ял тернәкләндерү алучылар өчен «Озын гомерлелек» ҮСП хезмәтләре, шулай ук кызыклы һәм мавыктыргыч уза. Күп санлы викториналар, уеннар, конкурслар уза. Ул  күңел ачу характерына гына ия түгел, ә гражданнарда интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен дә үстерә. Шулай ук үзәктә бәйрәмнәр, концертлар, очрашулар, экскурсияләр һәм күргәзмәләр оештырыла. Мәдәни-массакүләм чараларның күбесе "Көмеш яшь" волонтерлары катнашында уза: «Сүнмәс ялкын» фольклор татар ансамбле, «Шура хуран " чуаш фольклор ансамбле; "Эрзянка", "Мордовочка" мордва фольклор ансамбле, "Өмет" һәм "Зиләйлүк"клублары.

"Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте" ДАҺБУ студентлары, 11 нче гимназия һәм «Айсылу» балалар театр студиясе укучылары да игътибардан читтә калмый. Лениногорск оешмалары белән ведомствоара мөнәсәбәтләр кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Г. Тукай һәм "Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе истәлекле һәм тантаналы даталарга багышланган чаралар уздыра.

Социаль-ял итү тернәкләндерү нәтиҗәсе булып «Чыгарылыш сәгате»тора. Бирегә килүчеләр төрле иҗади номерлар күрсәтеп, үзләренең чыгарылыш кичәсенә аеруча илҺамланып әзерләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 әзерләнәләр.

Белешмәләр өчен Телефон: 5-00-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International