Яңа коронавирус авыруы кешедән сәламәт кешегә якын элемтәләр аша тапшырыла.
60 яшьтән өлкәнрәкләр аерым куркыныч төркемендә, сәламәтлегегезгә карата игътибарлырак булыгыз:
Җәмәгать урыннарына сирәгрәк йөрергә тырышыгыз. Мөмкин булганча, җәмәгать транспортыннан сирәгрәк файдаланыгыз, бигрәк тә кеше күп булганда. Кибет һәм сәүдә үзәкләрендә, КФҮләрдә, банкларда булуны киметегез.
Якыннарыгызны яки социаль хезмәт хезмәткәрләрен коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, азык-төлек яки кирәкле товарлар сатып алуга дистанцион рәвештә ярдәм итүләрен сорагыз.
Әгәр якыннарыгыз чит илләрдән кайтса, салкын тию билгеләре барлыкка килгән икән-алар белән элемтәләрне чикләргә һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләрен таләп итәргә. Сезнең киңәшегез үзегез һәм туганнарыгызның сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк!
кулларны сабын белән еш юыгыз, гигиена сәламәтлек өчен бик мөһим.
Бер тапкыр кулланыла торган яулыкларны күп итеп алып куегыз. Ютәл һәм төчкергән вакытта авыз һәм борынны каплагыз һәм салфетканы кулланганнан соң ук ташлагыз.
Дезинфекция өчен дымлы салфеткалардан файдаланыгыз.
Әгәр сез авырып киттегез икән - поликлиникага йөрмәгез, ә табибны өйгә чакырыгыз.
Салкын тию белән авырсагыз, якыннарыгыз арасында соңгы 2 атнада чит илгә барган кешеләр булса, һичшиксез, бу хакта табибка әйтегез.
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!