Татарстан халкы Республика тарихы буенча белемнәрен тикшерү өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-тест үтә ала.
Сораштыруда катнашучыларга 8 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Нәтиҗәләр буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Бүгенге көндә белем бирү проектында Татарстанның 1 меңнән артык кешесе катнашты, дип хәбәр иттеләр «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясендә.
Проект ТР Дәүләт Советы һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Тест үтү өчен сылтама:http://100.tassr.tata!/