Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә: www.pfrf.ru.
Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, алдан язылу сервисыннан, шулай ук шәхси кабинетта, РПФ сайтында файдаланырга киңәш итәбез.
Моннан тыш, кирәкле консультацияне 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгендә алырга мөмкин, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!