Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Лениногорск районы сезнең белән горурлана - мәдәният йортларында һәм авыл клубларында, китапханәләрдә һәм музейларда эшләүчеләр, иҗади коллективлар, студияләр һәм клублар эшен оештыручылар - талантлы, креатив, якты һәм инициативалы кешеләр! Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, кешеләргә күңел байлыгын, гүзәллек белән аралашу шатлыгын бүләк итәсез.
Сезнең идеяләрегез һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Лениногорск районы кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бай тормыш белән яши. Күп кенә бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр традициягә әйләнде һәм төрле яшьтәге халык арасында зур популярлык казанды. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез һәм кешеләргә безнең мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Шулай ук үз эшен иҗат белән уңышлы үреп, үзләренең сәнгати потенциалын тормышка ашыручы башка һөнәр ияләренә һәм мәдәният ветераннарына рәхмәт белдерәбез.
Бу бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, бәхет, мәхәббәт, уңышлар, гаилә иминлеге телим!