Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 25 мартында төнлә һәм көндез урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Аязучан болытлы һава. Көндез урыны белән бераз юеш кар рәвешендәге явым-төшем. Урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 6º. Көндез максималь һава температурасы+ 1..+ 4º.