Лениногорскида тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр.

Шушы көннәрдә генә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тыл хезмәтчәне Гамбәрия Мөхәммәтшинага тапшырдылар.

Сугыш башланганда аңа 10 яшь була, таңнан алып таңга кадәр кырда эшли. Әтисе фронтка китә һәм кайта алмый, әнисе биш баласы белән кала.

"Авыр булды, ач булдык, әмма без төшенкелеккә бирелмәдек, кичләрен хәтта утырулар оештырдык, биедек. Әтиләргә хатлар яздык, әмма җавап алмадык, - дип сөйли Гамбәрия Мөхәммәтшина.

Авыр сугыш елларында һәркем фашист Германиясен Җиңүгә үз өлешен кертте һәм һәркем хөрмәткә, игътибарга һәм кайгыртуга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International