Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит, һәм син йөзләгән кешене коткарырсың!

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районы территориясендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды, ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда җәмәгатьчелекне җәлеп итү һәм аларны кулланмау профилактикасы.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге халыкны наркотик чаралар таралу белән бәйле барлык танылган фактлар һәм психотроп матдәләр турында 112, 02, 2-72-20 телефоны буенча полиция бүлегенең дежур частена хәбәр итүне сорый. Шулай ук мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ышаныч телефоны - (843) 291-20-02 (тәүлек буе) буенча да тапшырырга мөмкин. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турындагы мәгълүматны полиция хезмәткәрләре көн саен кабул итәчәк, һәм бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмаячак. Моннан тыш, закон нигезендә, барлык кергән мәгълүмат мәҗбүри тикшерелергә тиеш. Анонимлык гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International