Сорау 1. Әни 2020 елның апрелендә беренче баласын тапкан, ул ана (гаилә) капиталына хокук алырмы һәм нинди суммада ?
Җавап. Әйе, 2020 елда беренче баласын тапкан әниләргә ана (гаилә) капиталына хокук бирелә. Аның күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк.
Сорау 2. Әни 2019 елның декабрендә беренче бала тапкан. Кабул ителә торган закон кысаларында беренче бала өчен ана (гаилә) капиталына хокук биреләме?
Җавап. Юк. Беренче бала өчен ана (гаилә) капиталына хокук 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласын тапкан әниләргә бирелә.
Сорау 3. Хатын-кыз 2009 елда икенче бала туу сәбәпле ана (гаилә) капиталына сертификат алды. Ул 2020 елга 150 000 сум күләмендә өстәмә алырмы?
Җавап. Ана (гаилә) капиталы күләменә өстәмә түләү, бу очракта ана (гаилә) капиталына хокук барлыкка килгән баланың элек гамәлдә булган хокукый җайга салу кысаларында тууын исәпкә алып, тиеш түгел. Бу әнинең ана (гаилә) капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк.
Сорау 4. 2020 елның гыйнварында хатын-кызның өч игезәк туган. Ана (гаилә) капиталы сертификаты нинди күләмдә биреләчәк?
Җавап. Сертификат 616 617 сум күләмендә биреләчәк.
Сорау 5. Әнинең ике баласы бар, 2012 һәм 2015 елларда туган, тик шул ук вакытта Пенсия фонды органнарына ана (гаилә) капиталы сертификатын сорап мөрәҗәгать итмәгән. Ул сертификат сорап 2020 елның апрелендә ана (гаилә) капиталы нинди суммада билгеләнәчәк?
Җавап. Бу ханымның ана (гаилә) капиталына хокукы 2015 елда икенче бала туу сәбәпле туды. Сертификат бу хокукны раслаучы документ булып тора, әмма хокук барлыкка килә торган документ түгел. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге әнинең ана (гаилә) капиталы суммасы 466 617 сум, яңа закон үз көченә кергәнче, ана (гаилә) капиталына хокукы булган зат буларак, тәшкил итә.
Сорау 6. Хатын-кыз 2020 елда беренче баланы уллыкка ала. Ана (гаилә) капиталы аңа тиешме?
Җавап. Бу ханымның хокукы 466 617 сум күләмендә беренче баланы уллыкка алу белән бәйле рәвештә туа.
Сорау 7. 2018 елда хатын-кыз баланы уллыкка ала. 2020 елда аның баласы туа. Ана (гаилә) капиталы аңа тиешме?
Җавап. Бу хатын-кызның хокукы икенче бала туу сәбәпле 616 617 сум күләмендә .