Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 19 нчы март көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында чираттагы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

Ярминкәдә 7 эш бирүче катнашты. Вакансияләр төрле предприятие-оешмаларга кирәк иде: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск үзәк район хастаханәсе, “Торос молоко”, “Молоко плюс”, ТМНУ, Лениногорск тимер-бетон җайланмалары заводы, “Тандер” җәмгыятьләреннән эш бирүчеләр килде.

Эш эзләүчеләргә 63 вакансия тәкъдим ителде: табиб, шәфкать туташы, слесарь, эретеп ябыштыручы, электромонтер һ.б.

Вакансиялэр ярминкәсендә 47 кеше катнашты, шуның 10 сы эшкә урнашу соравы буенча әңгәмәгә бару өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International