«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» эшли

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасын тормышка ашыру кысаларында 18 мартта «Короновирус» дигән темага бүлекнең шәфкать туташы Надежда Әһлиуллина тарафыннан планнан тыш дәрес үткәрелде. Лекциядә 20 социаль хезмәткәр, 3 белгеч катнашты.

Короновирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде-бу-кулларның еш юылуы, медицина битлеген куллану, күп санда кешеләр җыелган урынны читләтеп үтү, бинаны җилләтү һәм антисептик препарат белән эшкәртү, авырган очракта өйдә үз-үзеңне изоляцияләү, телефон аша табиб чакырту.

Әлеге лекциянең максаты- социаль хезмәткәрләрнең саклану чаралары турында белемнәрен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International