2020 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «The Sustainable Consumer» - «рациональ кулланучы» девизы астында Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ( Татарстан) ФБССОның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында филиалының Консультация пункты белгечләре тарафыннан 2020 елның 11 мартыннан 25 мартына кадәр кулланучылар өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кайнар линия телефоннары: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43, «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында (85555) 5-14-35 аша ала аласыз.