6 март көнне Лениногорск мәгариф идарәсендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Мәгариф идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләрен ир-атлар чәчәкләр һәм бүләкләр белән каршы алды.
Мәгариф идарәсенең актлар залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре - хатын-кызлар якынлашып килүче бәйрәм белән мәгариф идарәсе начальнигы Вәгыйз Санатуллиннан, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич, ветераннар Советы рәисе урынбасары Николай Степановтан һәм ир-ат хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итте.
Концерт программасы, чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар һәм ихлас елмаюлар иң назлы, якты һәм гүзәл бәйрәм атмосферасын булдырды.