Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Дементьевны 94 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк Бөек Ватан сугышы ветераны Дементьев Алексей Степановичны туган көне белән котлады, аңа 94 яшь тулган. Ул ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм «1941-194елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырды.

Алексей Степанович күп еллар "Лениногорск УТТ" ҖЧҖдә торбалар ташучы булып эшләде. 

Ветеранны котларга " Лениногорск УТТ " ҖЧҖ башкарма директоры Леонид Дунаев, профком рәисе Вахит Хафизов һәм ветераннар советы вәкиле Рәисә Шириева килгән иде.

Җиңү өчен баш иябез, кадерле Алексей Степанович! Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән, үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә үз халкын яклаган һәм илебезнең киләчәген тәэмин иткән кешеләр хәтере яшәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International