Ана булу, тәрбия һәм гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Туучылар санын арттыру, аналарга ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту Керкәле авылында яшәүче хатын-кызларның «Логос» үзәге психологлары белән очрашуында фикер алышуның төп мәсьәләләре булды. Әлеге очрашуны «Демография» милли проектын тормышка ашыру һәм балачак унъеллыгы кысаларында «Исток-Башлангыч» социаль-мәдәни үзәге ДАУСО белгече Л.М. Габидулина оештырды.

Диалог формасында хатын-кызлар организмының аерылгысыз биологик функциясе буларак ана булу нигезләре турында фикер алыштылар, бала табу гына түгел, ә балаларны тәрбияләү, сәламәт һәм гармонияле шәхес формалаштыру, шулай ук агымдагы елда гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында да сөйләштеләр.

Очрашуда катнашучы 12 хатын-кыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм психологик юнәлештәге практик тәкъдимнәр алды. 

Очрашу ахырында релаксацион тренинг үткәрелде, аның барышында психолог әниләрне өй шартларында авыр көннән соң ничек стресстан арынырга өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International