Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
7 март көнне 10:00 сәгатьтә Сарабиккол авылында (Сабантуй мәйданыннан бераз түбәнрәк мәйданчыкта) “Запорожец” автомобильләре хуҗалары арасында авторалли ярышы узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Гыйльми Абзал улы Баһаветдинов кубогына багышланачак.
Әлеге чарада 25тән артык автомобиль катнаша алачак!
Барлык теләүчеләрне чарага чакырабыз!