Лениногорскиның 7 нче мәктәбендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнашында парламент дәресе узды.
“Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дигән дәрестә шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7 нче мәктәп директоры Ольга Тышко, IX-XI сыйныф укучылары катнашты. Ул ике истәлекле датага - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Ольга Блинова һәм Надежда Горшенина үткәргән дәрес укучылар республиканың үткәне һәм бүгенгесе, дәүләтебезнең тарихы белән яхшы таныш булуын күрсәтте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин укучыларга ТАССР төзелү һәм үсеш этаплары, Татарстан тарихына үз өлешләрен керткән кешеләр турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә аерым игътибар бирелде. Ул шулай ук Дәүләт Советы, депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде.
«Беренче чиратта сез үз Ватаныгыз тарихы белән кызыксынырга, аны белергә тиеш. Заманча таләпләргә туры килә торган сыйфатлы белем алу, җәмгыятьтә үз урыныгызны табу һәм кешеләр файдасына лаеклы эшләү өчен мөмкин кадәр тырышрак укырга омтылыгыз», - диде депутат.
Парламент дәресе барышында укучылар активлык күрсәттеләр һәм дәрес кунакларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.