Бүген Лениногорск бала тудыру йортында 2020 нче елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә чыгару булды.
Кудашевлар гаиләсендә бу өченче бала, ул 28 февральдә дөньяга килгән. Әтисе Илья һәм әнисе Эльмира аңа Лев дип исем кушканнар.
Яшь әти-әнине тәбрикләргә Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Владимир Друк, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегалләмова, үзәк район хастаханәсе баш табибы Роман Кобзарев һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре, туганнар килгән иделәр.
Яңа туган сабыйның ата-аналарына тантаналы шартларда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән акчалата сертифика, бала туу турында таныклык һәм ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырдылар.
Сабыйга саулык һәм гаиләсенә тынычлык телибез!