Лениногорскида күп балалы гаиләләргә фатир алу өчен торак сертификатлары тапшырылды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова биш һәм аннан күбрәк баласы булган ике күп балалы гаиләгә тантаналы шартларда торак сертификатлары тапшырды.

Сертификатлар тапшырганда, Зөлфия Михайлова һәм торак бүлеге мөдире Елена Романеева гаиләләрне хыяллары тормышка ашуы белән котладылар, аларга бәхет һәм киләчәктә яңа торакта иминлек теләделәр.

Торак сертификатларының бәхетле ияләре-  Вера Петровна Чатурова һәм Асия Әгъдәс кызы Латыйпова алтышар бала тәрбияли.

Алар ярдәмнәре өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйттеләр һәм сертификат алу - торак сатып алуда бик зур ярдәм, дип билгеләп үттеләр.

Торак сатып алу өчен торак сертификатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү чаралары турында»2007 елның 18 декабрендәге 732 номерлы карары нигезендә бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International