Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов эшмәкәрлек Советының 14 нче киңәйтелгән утырышында катнашты

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның 14 нче киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Эшкуарлар советы – бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык. «Кайбер мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итәбез, ә кайберләрен федераль коллегаларыбызга җиткерәбез. Бөтен мәсьәләләр дә эшкуарлар бергәлеге белән киңәшләшеп хәл ителә, экспертлар җәлеп ителә. Ышанам, мондый эш рәвеше нәтиҗә бирер», - диде ул.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International