Бәйрәм көннәрендә сугыш һәм хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Фролова Антонина Васильевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул 1930 елның 24 февралендә Чуваш АССРның Порецк районы Анастасово авылында туа. Авыр сугыш елларын еш искә ала ул: әнисе белән колхозда эшләгән, ачлык-ялангачлык кичергән, аларның үз бакчасы булу исән калырга ярдәм иткән. Сугыштан соң Казан педагогия институтына укырга керә, аннан юллама буенча Иске Кувак авылына кайта, шунда ук кияүгә чыга.
Яшь укытучы югары сыйныфларда математика укыткан һәм беренче чыгарылыш классының барысы да имтиханны яхшы тапшыруын гомер буе хәтердә калдырган.
1956 елда гаиләсе белән Лениногорскига күченеп киләләр, 1 нче мәктәп-интернатта укыта, аннары балалар йортында тәрбияче булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә ветеран улы белән исән-сау гомер итә, оныклары Һәм оныкчыклары уңышларына куанып яши.
Юбилярны 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова, балалар йорты директоры Раушан Мортазина һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр котлады, алар аңа үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.