Татарстан Росреестры сайтында кадастр инженерларының яңа рейтингы булдырылды

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды. Соңгысы-ноябрь аеныкы.

Хәзерге вакытта, ведомство тарафыннан 11 ай эчендә төзелгән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «Яшел» (189) һәм «Ак» (161) зоналарда эшли, "Кызыл зона"га 59 кадастр инженеры кертелгән.  

Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенә реклама булып тормый, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләр дә. Айлык рейтинг бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвеннән дә, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүе яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта баш тартуы бәйле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International