Үзәк балалар китапханәсендә “Талантларга бай төбәк” дигән очрашу узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә 2 нче мәктәпнең 3Б сыйныф укучылары Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә “Талантларга бай төбәк”  исемле очрашуда катнашты. Алар җирле рәссам,  М.Х.Хәйретдинов исемендәге балалар рәсем мәктәбенең югары квалификация категориясе укытучысы Эльмира Сәгыйть кызы Толстова белән очрашты.

Китапханәче Лениногорск шәһәре рәссамнары, М.Х.Хәертдинов исемендәге сәнгать мәктәбенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм интеллектуаль разминка үткәрде. Эльмира Сәгыйть кызы үзенең иҗат эшчәнлеге турында сөйләде, З.Мөдәрисованың «Тамгалы кеше» китабын бизәү турында тәэсирләре белән уртаклашты һәм яңа ел уенчыгы ясау буенча  мастер-класс күрсәтте.

Аннары балалар рәссамга сораулар бирделәр һәм М.Х.Хәертдинов исемендәге мәктәп укытучылары һәм укучыларының картиналар күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International