Октябрьдә Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка үзәге социаль хезмәткәрләрен «Озак вакытлы карау» системасы проектын гамәлгә кертү кысаларында яңа укыту циклы старт алды. Тренеры Венера Әхмәтшина, ул Мәскәү шәһәрендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карауны оештыру буенча белем алган.
2019 елның 3 кварталында әлеге программа белән 10 социаль хезмәткәр танышкан иде.
Уналты социаль хезмәткәр яңа цикл белән колачланган. Аларга шулай ук теоретик белем һәм практик күнекмәләр үзләштерергә туры киләчәк. Программа төрле төшенчәләр белән таныштыра. Мәсәлән кинестетика, гериатрик синдромнары, персоналны белем һәм осталык тәрбияләү буенча системага салу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләрне карау.
Мондый күнекмәләр хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен куркынычсыз булырга һәм тәрбияләүче персонал хезмәтен җиңеләйтергә тиеш.