Лениногорск ветераннар Cоветында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара узды

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Лениногорск ветераннар Советында «Гаилә»илкүләм проекты кысаларында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чара узды.

Чарага шагыйрьләр - "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзалары, 11 нче гимназиянең балалар театр студияләре, районның иҗат интеллигенциясе, ветераннар һәм пенсионерлар чакырылган иде.

Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, җирле шагыйрь, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров үзенең авторлык шигырьләрен укыды, шулай ук Тукай әсәрләре буенча викторина үткәрде.11 нче гимназиянең театр студиясе укучылары шагыйрьнең әкиятләрен театральләштерү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Кунаклар шулай ук ветераннар Советы каршындагы музейда булдылар,анда искиткеч бәяләмәләр калдырдылар, күргәзмә белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International