Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстанда урыны белән бик көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Көн дәвамында һәм кичен көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International