23 октябрь көнне Мәдәният сараенда шәһәребезнең талантлы кешеләре – шагыйрә Нина Закирҗанова һәм композитор Александр Володин иҗатына багышланган «Үзенә һәм музыкага тугрылар» дип исемләнгән концерт узды.
Бу иҗат берлеге ярдәме белән бик күп матур әсәрләр туды, аларны Мәдәният сарае солистлары һәм үзешчән коллективлары - «Надежда» ветераннар хоры, «Сударушка» рус җыр ансамбле (җит. Мирзиянова Ф. Н.), «Бәхет телибез» хатын-кызлар вокаль ансамбле (җит. Бутинова Т.М.).
Балалар шигырьләрен «Браво» нәфис сүз студиясенә йөрүчеләр (җит. Н.Т. Чубатова) башкарды.
Хәрби-патриотик әсәрләр, мәхәббәт лирикасы һәм тирән фәлсәфи мәгънәгә ия шигырьләр тамашачыларны битараф калдырмады.