Лениногорскида "Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» республика семинары узды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Лениногорскида "Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» Республика семинары узды, анда дәүләт, муниципаль һәм ведомство музейлары җитәкчеләре катнашты.

Семинарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Семинар барышында "Мәдәният" милли проекты, конкурслар һәм грантлар системасы, дәүләт ярдәме һәм краудфандинг системасы ресурсы турында фикер алыштылар. 

Катнашучылар өчен шулай ук шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, Нефть музеенда һәм Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International