Шимбә көнне Урдалыда Авыл бәйрәме гөрләде. Урдалы авылы халкын бәйрәм белән Ленниогорск муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. Ул бәйрәмне оештыручылар - авыл җирлеге Башлыгы Марат Җиһаншин һәм Закировлар гаиләсенә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Күптән күрешмәгән авылдашлар очрашты, матур ял концерты карады. Бәйрәмне Г.Камал театры артисты Алмаз Гәрәев алып барды. Люция Мусина белән Рөстәм Закиров, Линар Гафиятуллин, авылның гармунчылар ансамбле һәм башка бик күпләр чыгыш ясады.