Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә районда кече һәм урта бизнес үсеше турында чыгыш ясады

2019 елның 3 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында барлык районнар катнашында киңәшмә үтте. Аның барышында Ленниогорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов районда кече һәм урта бизнес үсеше турында чыгыш ясады. 

Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә районда 2 меңнән артыграк кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Әлеге секторда 6 мең 127 лениногорскилы мәшгуль.

"Икътисадның мөһим юнәлеше булып агропромышленность тора", - дип билгеләп үтте ул. Әлеге өлкәдә уңышлы эшчәнлек алып баручы гаилә династияләре, фермерларга тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International